Татарча котлаулар туйга никахка

Dating > Татарча котлаулар туйга никахка

Download links:Татарча котлаулар туйга никахкаТатарча котлаулар туйга никахка

Үзгәрде йөрүләрең, Үзгәрде көлүләрең. Олыгайган көнегездә дә Сездән үрнәк алсыннар! Мәҗлестә бер егет, туйга котлау итеп, кияү белән кәләшнең танышу тарихы турында үзе иҗат иткән шигырь укыган. Тормыш дигән нәрсә тын күл түгел, Давыллар да куба җилләр дә.

При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА». Савыт-саба шалтырамый тормас, Бәхет-шатлык йөрми бергәләп. Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы. Гайбәтчене һәм көнчене, Яныгызда йөртмәгез??! Кайгы-хәсрәт дигәннәре Сезнең йортка кермәсен. Гомерлеккә булсын сезнең хисләр, Һич сүнмәсен сөю учагы. Кияугэ гел карап торасын Бигрэк яратасын бугай Э син кияу? Саулыкта-тазалыкта, кайгысыз-хәсрәтсез озын матур тормыш итүләрен телик без аларга.

Яшәгез сез яратышып, Сөелеп, сөеп кенә. Бүген дөнья гаҗәп нурлы, Елмаегыз, көлегез! Көчле рухлылар гына максатка ирешә ала.

Котлы булсын туегыз! - Ышанмагыз әгәр сезгә бу көнне тормышыгыздагы иң матур, иң истәлекле көнегез дип тәбрик итсәләр.

Күгәрченнәр Сездән көнләшсеннәр, Сокланырлык парлар булыгыз! Туй түрендә ике яшь йөрәкнең Үз насыйбы, үзенә тиң гөле. Бүген алар — кияү белән кәләш, Мәхәббәттән балкый йөзләре. Бер-берсенә карап елмаялар, Пар аккошлар кебек үзләре. Уртак итеп, икәү язмыш юлын Әзер алар бергә китәргә. Әзер алар иңне иңгә куеп, Гомер юлын бергә үтәргә. Чынга ашсын матур хыяллары, Туйда әйткән барлык теләкләр. Бер-берсенә назлар бүләк итеп, Сөю белән типсен йөрәкләр. Шатлык-куанычлар алып килсен Башланачак тормыш юллары. Бәхет тулы йортның түрләрендә Уйнап үссен кыз һәм уллары. Туй хуҗасы — кода-кодагыйлар Тигез гомер тели яшьләргә. Язсын диеп пар күгәрчен кебек Уртак оя корып яшәргә. Буген абый сезнең туй көнегез Йөзегездә көләч елмаю Кулыгызда алтын балдагыгыз Сөюләрең чынлык билгесе Сез иртәдән бүген абый Ашкындыгыз бергә булырга Йөрәктәге уй хисләрне барлый — барлый Юл алдыгыз тормыш корырга Менә инде сез ир белән хатын Минем алда басып торасыз Куңелләрне моңсулыкка төреп Күз яшьләрем куздә күрәсез Мин еламыйм, абый, мин сөенәм Алтынга тиң янда хатының Шушы заллар тулы иптәшләрең Һәм әлбәттә бар бит сеңлең Шушы сеңлең сезгә бәхет тели Сүрелмәсен сөю утыгыз Гел янәшә торып бергә атлап Зур кыялар бергә кичегез. Уртак түбә астында Булсын һәрчак сезнең урын. Тормыш юлын үткән чакта Булыр тавы, тигезлеге. Тауны үтү өчен кирәк Ир һәм хатын тигезлеге. Гаиләгезне бизәсен Шат авазы балаларның. Бала бит ул - ышанычы, Газиз ата-аналарның. Парлы килеш, тигез булсаң Читен булмас гомер итү. Ансат булыр җитәкләшеп, Көмеш, алтын туйга җитү. Туй көнегез котлы булсын, Күркәм булсын ак кышлардай. Чын сөю белән яшәгез, Чөкердәшеп аккошлардай! Улым Альмирга туй котлауы-әтисеннән бүләк Зур тормышка аяк басуың белән, Рөхсәт итче улым сине котларга. Нәрсә генә телим икән сезгә бүген, Бөтен туган,дуслар алдында? Телим сезгә ак бәхетләр, Сәламәтлек озын гомерләр, Пар канатлы булып яшәгез сез, Һич сүнмәсен сезнең өметләр Яшәгез сез шундый матур итеп- Таң калсыннар дуслар-туганнар. Ай-яй нинди матур парлар диеп, Соклансыннар хәтта аккошлар. Тап төшерми яшьлек хисләренә, Сез саклагыз аны гомер буена. Үзегездән тора сезнең бәхет- Сез атлыйсы тормыш юлында! Яратыгыз бер-берегезне, Юл куегыз кайчак берегез. Кыенлыклар сезне урап үтсен, Шау чәчәктән торсын гомрегез. Парлап канат кагу җиңелерәк, Менеп була биек үрләргә. Тормыш итүе дә күңеллерәк була, Ике йөрәк бергә типкәндә. Онытмагыз улым,сәгать саный- Бик тиз уза икән гомерләр. Сөеп-сөелеп яшәгез сез, Картаймасын һич тә күңелләр. Яшь чак бит ул ике килми, Һәр мизгелнең кадерен белегез. Бәхет,шатлык,саф хисләрдән, Тулып торсын һәрбер көнегез. Тормыш булгач бар да була- Очрар анда агы-карасы. Иңне иңгә терәп бергә барсаң, Җиңелерәк барыр тормыш арбасы. Гомерлеккә булсын сезнең хисләр, Һич сүнмәсен сөю учагы. Уллар,кызлар белән тулсын, Өегезнең һәрбер почмагы. Бер җан,бер тән булып, Мәңге-мәңге бергә булыгыз. Бөтен дус-туганны бергә җыйдык, Шаулап гөрләп үтсен туегыз. Сезгә диеп мин утырттым, Гөл бакчама җимеш агачын. Гомерлеккә сезгә бүләк итәр идем, Бәхет ишегенең алтын ачкычын! Бакчамдагы алмагачлар чәчәк ата, Җимеш бирер алар көзләргә. Матурларым минем,сезгә әйтәм- Онытмагыз,оныкларны бүләк итәргә. Мин сөйләгән сүзләр буш сүз түгел- Йөрәгемнән чыкты аның һәммәсе. Улым сиңа әйтәм,кызым син тыңла дип, Шушы теләкләрне килде әйтәсем. Әниегез белән 25 ел бергә, Без тартабыз тормыш арбасын. Бер-беребездән башка яши алмыйбыз без- Ялгызлыктан аллам сакласын. Икебездән нәсихәт шул сезгә: Балкып торсын сезнең иртәләр. Сез барасы юллар якты булсын. Бәхетле пар булып, Икегез бер җан булып- Яшәгез сез гел бергә, Бергә-бергә бөтен гомергә! Ак күлмәкле ярың янәшә. Янып сөеп, сөелеп тигезлектә Бәхет белән күмелеп мең яшә. Мизгелләргә кушылып еллар үтсен, Өегезгә кайгы кермәсен. Пар былбыллар көнләшсеннәр сездән. Сөю кошы очып китмәсен. Изге мәхәббәт хисләре Бүген атлый янәшә. Пар аккошлар көнләшерлек Ике гашыйк ярәшә. Мәхәббәтнең диңгезендә Рәхәтләнеп йөзегез. Күз тимәсен йөзегезгә Чибәрсез дә үзегез! Тик бәхет касәләрендә саклансын Бүгенге туй көнегез. Пар балдаклар-вәгъдәләрне саклар, Сөю ялкынын сүндермәс гомергә. Бердәнбер парым дип, яратам җаным дип Сизелми дә үтәр гомерләр. Тату гаилә булып яшәгез гел, Бирешмичә җиләс җилләргә. Шау чәчәкле яшьлек мизгеленең Язсын кадерләрен белергә. ВЕНЕР улым ГӨЛНАЗ кызым! Изге уйлар,изге теләк белән, Сез торасыз АЛЛАҺ каршында! Фәрештәләр бүген,күктән төшеп, Алды сезне канат астына! Олыларның матур теләкләрен, Кабул итегез сез барсын да! Тормыш көтү-ул гел бәйрәм түгел, Бер -берегезне аңлый белегез! Авыр чаклар булса, киңәшләшеп, Икәүләшеп,җайлый белегез! Явыз сүзләр сезне көйдермәсен! Яман күзләр сезгә тимәсен! Арагызга чит-ят кагылмасын, Салкын җил дә хатта кермәсен! Өегез нурлы һәм кунакчыл булсын! Ачык булсын һәрчак ишеге! Ходай биргән назлы хисегезне, Саклагыз,дип килә дәшәсем! Зур мәхәббәт,тату гаиләгездә, Сезнең белән бергә яшәсен! Бүгенгедәй күзләр -күздә булсын, Җитәкләшеп кенә йөрегез! Бәхет,шатлык һәм куаныч белән, Үтсен һәрбер яшәр көнегез! Бик бәхетле була күрегез! Йөрәгемнән чыккан иң изге теләкләрем сезгә! Әйе Айнур, бу көн килеп җитте, Син үзең дә аны көткәнсең. Жәллимен дә, чиксез куанам да, Син дә инде камыт киясең. Теләп калам олы куанычлар, Яшәгез сез кайгы күрмичә. Кредитлар ссудаларның исә, Нәрсә икәннәрен белмичә. Сизеп алдым, дуслык дәверендә, Бар Айнурда бераз үзсузлек. Алсу сиңа Ходай язса иде, Корыч сыман ныклы түземлек. Арта һаман ана капиталы, Чыга илдә яңа карарлар. Шуңа күрә үстерегез гөрләп, Һич туктамый нәни балалар. Күрә алмыйм, әйтү бик кыен. Баш була күр тормышыңда Айнур, Сөйгән ярың булсын тик муен. Бәхет түгел затлы машинада, Дуслар янда чакта курыкма. Яшик шулай очрашулар корып, Тёщаны да ялгыш онытма. Кичәдәге теләкләрнең нуры, Басса иде йөрәк ярсуын. Тугъры булып тормыш алып барсаң, Уклау тотып көтмәс Алсуың. Савыт-саба шалтырамый тормас, Бәхет-шатлык йөрми бергәләп. Шул вакытны тынычландыр барсын, Бер җыр сузып Айнур иркәләп. Күгәрченнәр сыман гөр-гөр килеп, Ямьле, матур гаилә корыгыз. Саба дорожные салган гына Булмасын тик барыр юлыгыз Бу шигырьдә, дөрес, мәгънә ятмый, Шаяру дип кабул итегез. Оныкларның көләч авазында, Килсә иде картлык көнегез! Кай арада үсеп буйга җиттең, Күбәләктәй ак күлмәк кидең. Насыйп парын Сайлап алды синең йөрәгең. Ак кар кебек туй күлмәген кию — Һәрбер кызның ихлас теләге. Беләсеңдер, кызым, ак күлмәкнең Нинди җаваплылык йөкләвен. Туй күлмәге һәм кулдагы балдак Ялгыз гомереңне чикләвен. Бүгеннән син, кызым, ир хатыны, Бу вазыйфа булсын гомергә. Насыйп булсын сезнең көмеш туйга Шатланышып кына килергә. Мин ышанам, әлегәчә Кызартмадың минем йөземне. Моннан соң да тыңларсың дип уйлыйм Чын йөрәктән әйткән сүземне. Туй көнендә сезгә теләк телим, Гомерегез аклыкка тулсын. Туй көнегез җәйдә булган кебек, Күңелегездә җылы җәй булсын. Очраштырган сезне язмыш, Гашыйк парлар булгансыз. Чәчне чәчкә бәйләшергә Вәгъдәләр коргансыз. Тормышка аяк басасыз, Пар килгәнсез икегез. Сөешеп кенә яшәгез, Тигез гомер итегез! Бездән сезгә изге теләк: Бергә типсен сезнең йөрәк. Түрә булсын түрегездә — Мәхәббәт бер-берегезгә.

Last updated